Сак булыгыз!
Татарстанда ОРВИ белән авыру очраклары арасында грипп өстенлек итә. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, Казан дәүләт медицина академиясенең эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы өлкән укытучысы Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында 2026 елның ноябрь аена агымдагы санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүгенгә ОРВИ һәм гриппның барлыгы 14 548 очрагы теркәлгән. Тулаем алганда, бу сан зур түгел һәм ул күпьеллык уртача күрсәткечләргә туры килә. Әмма шуны билгеләп үтәргә кирәк: әлеге санның структурасында грипп өлеше сизелерлек артты. Ягъни без бүген вазгыятьнең уртача күрсәткечләргә туры килүе турында сөйлибез, тик грипп өлеше артты. Бүген ул 70 процент тәшкил итә», – дип хәбәр итте Любовь Авдонина. Ул вазгыятьнең контрольдә тотылуын һәм әлеге чорга туры килүен билгеләп үтте.
Ул шулай ук грипп белән авыру очраклары арасында «А» гриппының өстенлек итүен әйтте.
Нет комментариев