Көчле җил, буран көтелә
Иртәгегә начар метеорологик күренешләр көтелә.
23 март кичендә, төнлә һәм 24 мартта иртән Татарстан Республикасы территориясендә, шулай ук Әтнә районында кар, көчле җил, аеруча төнлә - 17-22 м/с көтелә, дип хәбәр итә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев.
Юлларда бозлавык, кар көртләре, кар боткасы булыр дип фаразлана.
Төнлә-иртән көчле кар, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран; урыны белән бозлавык; җил төньяк-көнчыгыштан 9-14, көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3.-5º, иртән, көндез 0..+2º.
Юлларда сак булыгыз.
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев