Көчле җил, томан көтелә
Начар метеорологик күренешләр дә күзәтелә.
Татарстанда , шул исәптән Әтнә районында бүген, 5 мартта, кич, төнлә - 6 мартта иртән томан көтелә. Шулай ук көчле җил булачак, көчәйгәндә 15-20 м / с җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Әтнә муниципаль районының гражданнарны яклау бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 7-12, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..6.
Көндез максималь һава температурасы +2..+4. Юлларда бозлавык. Карап йөрегез.
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев