Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ профессоры сайлау көнендә һава торышы турында фаразларын әйтте

Алдагы көннәрдә Татарстан башкаласында уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 1-2 градуска югарырак булачак.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы көннәрдә, 11-13 сентябрьдә, Татарстан башкаласында җылы һәм уңайлы һава торышы көтелә. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Сентябрьдә тәүлеклек уртача температура әллә ни югары күтәрелмәсә дә, алдагы көннәрдә ул климатик нормадан 1-2 градуска артыграк булачак. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә явым-төшем көтелә, алдагы көннәрдә исә без циклонның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашачакбыз, һава торышы канәгатьләнерлек, явым-төшем аз булачак, җил көнбатыштан исәчәк», — диде ул.

Якшәмбе көнне, 13 сентябрьдә, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк. Татарстан башкаласында һава көндезге сәгатьләрдә +20 градуска кадәр җылына. Хәзерге вакытта шәһәрдә тәүлеклек уртача температура нормасы +13 градус тәшкил итә, ТР Президентын сайлау көнне, 13 сентябрьдә ул +12,5 градус булачак, көз ахырында исә +8 градуска төшәргә тиеш. 13 сентябрьдә Казанда уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 2 градуска югарырак булыр дип көтелә.

«Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казанда һава торышы югары басым йогынтысында булачак. Һава торышы тотрыксыз характерга ия булса да, тулаем алганда ул уңайлы», — дип сүзен йомгаклады Переведенцев.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/10-09-2020/kfu-professory-kazanda-saylau-k-nend-ava-toryshy-turynda-farazlaryn-ytte-5770199

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев