Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Биредә чисталыкка игътибар зур

Ә барыннан да бигрәк авылның, урамнарның, гомумән, тирә-якның төзек-таза булуы сокландыра.

Югары Сәрдә авылы мәһабәт йорт-җирләр, әмма гадәти булмаган сәер бер тынлык, шул ук вакытта үзенә генә хас табигый матурлык белән каршы алды. Тирә-яктагы коры елгалар, анда-санда борын төрткән яшеллек, кайда мөмкин, шунда күтәрелеп килүче агачлар күзне иркәли.
Биредә коронавирус таралу куркынычын кисәтү максатыннан үзизоляция игълан ителгәнче булырга туры килде. Югары Сәрдә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов белән узган әңгәмәбез дә шул чирне искә алудан башланды.
– Район үзәгенә җыелышка барырга җыенабыз... барлык саклык чараларын да күреп. Шуннан төгәл мәгълүматлар да алып кайтырбыз, – дип елмайды ул.
Шөкер, аннан соңгы әңгәмәбез бары күңелле темалар буенча дәвам итте. Килгәндә үк мондагы чисталыкка игътибар иттек. Бу хакта сүз кузгатуга, фикерне авыл җирлеге башлыгы күтәреп алды:
– Халык бердәм, бер генә башлангычны да аяк астына салганнары юк. Ә инде чис­талыкка кагылганы буенча әйтеп тә торасы юк, – диде горур кыяфәттә.
Соңрак, урамда сәнәк-тырма белән үз территорияләрен чис­тартучыларны күреп моңа тагын бер инандык.
Бирегә килгән вакытта авылның үзәгендә, аеруча күпер тирәсендә төп­ләнгән агач-куаклыклар һәм чыбык-чабык өемнәре күргән идек.  
– Күпер янында үскән агач ботаклары алар, урамдагы юлны каплый иделәр. Өстәвенә, анда юл борылышы. Ә рульдә йөргән кеше «обзор» каплануның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын яхшы аңлый, – диде бу хакта сорашкач авыл җирлеге бухгалтеры Ильяс Хәйруллин.
Хәер, авыл җирлегенә җирле боберлар да булыша икән, ләбаса! Баш бухгалтер белән әлеге җәнлекләр түнтәргән хәйран юан агачларны карап, гаҗәпләндек...
Әңгәмәбез үзара салым темасына дәвам итте. “Быелгысы 100 % күләмендә җыелды инде. Аның реаль нәтиҗәсен күргән хәлдә, бездә халык референдумда да актив катнаша. Барлык сумма 69500 сум тәшкил итте, хәзер шуңа янә 4 өлешне кушып карагыз. Хәйран зур сумма килеп чыга. Ул суммага авылда бик күп эш башкарып була”, – диләр алар.
Ә быел  алдагы елны урамга таратылган таш өстенә ваг­рагын түшәргә уйлыйлар. Хәтерләсәгез, Югары Сәрдәдә зират коймасын яңарта башлаулары турында язган идек, быел бу эшне дәвам итәчәкләр. “Әлбәттә, территорияне җыештыру – чистарыну да читтә калмаячак”, – диделәр.
– Күп эшләнелде, әмма эшлисе дә шактый әле. Ә быел ул аеруча катлаулы булачак. Әмма тырышабыз, алга барабыз, – ди Рәшит Хөснетдинов.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган  плакат-стендлар да эшләтеп алганнар алар. Элекке мәктәп бинасында урнашкан авыл җирлегенең каршы ягында Бөек Җиңүгә багышланган обелиск бар. Быел аны да ремонтлаганнар. Обелиск янәшәсендә үк янгын сүндерү машинасы гаражы урнашкан, күмәк хуҗалык белән берлектә әлеге машинаны төзәтеп, әзер итеп куйганнар.
Кыскасы, авыл җирлегендә эш уңышлы бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев