Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

“Бригада көтәбез...”

Нинди бригада турында сүз бара дисезме?


 Олы Әтнә авылы зиратларын чистарту өчен бригада чакырырга җыена  Олы Әтнә авыл җирлеге.

Күрәсездер, соңгы вакытта Олы Әтнәнең Казанга китә торган юлындагы  зиратны төзекләндерәләр. Тимер бизәкле коймаларны тотып бетерделәр. Яңарып китте.


–    Бу зират эчендә саклык зонасы бар, аннан үткәргечләр уза, ул өлешне дә койма белән әйләндердек. Инде җыештырасы, чистартасы гына калды. Агачларның да кисә торганнары бар, чардуганнарга зыян китермичә генә кисеп, җыештырып аласы иде. Бу эшне махсус бригада кушып эшләтергә уйлап торабыз, үзләренең җайланмалары, техникалары белән килә торган була алар. Берничә бригада белән сөйләшеп карадык, кайсы киләсе әле хәл ителеп бетмәгән...– ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев