Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Бәрәскәдә парк эшли башладылар

Түбән Бәрәскә авылында күл ясалганын хәбәр иткән идем. Бу күл- булачак паркның бер өлеше, аның яр буйлары паркка тоташачак.

20 август көнне Түбән Бәрәскә авылында парк булачак җирне эшли башладылар.

- Аллага тапшырып, тотынып карадык. Мәйданы 2 гектарга якын җирне тигезләү эшләре башланды, бер ермак бар иде ул җирдә, шул ермак күмелде. Ленин исемендәге хуҗалык техникалары башкара бу эшне. Быел ук булыр, димибез. Урынын эшләп, агачлар утыртып калдыра алсак та шәп булыр иде.  Ике еллап вакыт кирәк булыр әле,- ди Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

    Кайда бу урын дисезме? Бәрәскә мәктәбен беләсегез булыр, менә шул мәктәпкә барганда бер  якта -  күл, асфальт юлның икенче ягында, күл каршында,  парк булачак, Алла боерса. Бу парк үзара салым акчасына төзелә.

    Паркның проекты әзер, анысын Казан шәһәрендә эшләттеләр. Паркта  балалар өчен велосипед юллары эшләү дә каралган, чәчәклекләрне әйтеп тә тормыйм. Бәрәскә болай да бер гөлбакчаны хәтерләтә. Күл буйларында да балалар өчен уен мәйданчыклары булачак, кыскасы, эшләнеп бетсә, 

үзенә тартып торачак бу парк. Күрергә насыйп булсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев