Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Бәрәскәнең паркы да йөрәкле!

Түбән Бәрәскә авылында парк төзелә башлаганын, күл ясаганнарын хәбәр иткән идек.

Эшнең тукталганы юк, көнләшерлек итеп ял паркы ясап яткан мәлләре.

Авыл җирлегендә кем бар, барысының да өлеше керә бу эшкә. Кайсы техника белән эшли, кайсы тырма-көрәк тота, чистарта; шушы көннәрдә җыйнаулашып паркта күпьеллык куаклар, чәчәкләр утырттылар алар.

- Бергәләп эшләү берләштерә дә, авылның киләчәген кайгыртырга да, көндәлек мәшәкатьләр, проблемаларны белергә дә булыша. Парк буласына ышана башладык инде...- ди Түбән Бәрәскә  авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

А.Фатыйхова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев