Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Күңгәр авылында балалар бакчасы төзелә

Күптән көтелгән яңа бина сентябрь азагында ачылыр дип көтелә. 

    Биредә төзелеш эш ләре июнь башында старт алды. Агач бүрәнәләрдән төзелгән иске балалар бакчасы 1990 елда ачылган булган. Бер ничә дистә ел эчендә әллә ничә буын сабыйлар тәрбияләп чыгарган бинада үз эшенең чын осталары булган тәрбиячеләр хезмәт куйды.

    Шуңа да бирегә бик теләп йөрде дип беләм авыл бала-чагасын. Заманына кү рә бөтен шартларын туры ки тереп төзелгән булган ул. Әмма ул чактагы белән бү генге көн таләп иткән шартлар тәңгәл түгел шул. Ә менә аның урыны на калкып чыккан яңа би на дәүләт программасы нигезендә төзелә. Төзелешне Арча МСО оешмасының төзүчеләр бригадасы башкара. 
– Яңа төзелгән бинаның эчке ягы 327 квадрат метрны тәшкил итә, – ди әлеге төзелеш белән җитәкчелек итүче прораб Марат Вәгыйзов. – Бакча бер группага исәпләнелгән. Сабыйлар өчен барлык уңайлык лар да булачак. Уен һәм йокы бүлмәләреннән тыш, зур акт лар залы, аерым пешерү бүлмәсе, аерым-аерым ме дицина персоналы, мөдир һәм тәрбиячеләр бүлмәләре дә урнашачак.
Бүгенге көндә биредә ун кешедән торган төзүчеләр бригадасы эш алып бара. Бакчаның стенасы күтәрелеп беткән инде. Егетләр идәннәрен әзерләү, шулай ук эчке өлеш ләрен булдыру белән мәшгуль. 
– Кызганыч, соңгы елларда җирлектә балалар туу саны кискен кимеде, – дип борчылуын белдерә авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова. – Балалар бакчасында соңгы вакытта 21-23 бала йөреп торды. Саный китсәң, балалар авылда күп тә бит, пропискалары гына монда түгел. Бирегә Күңгәр, Югары Шашы, Түбән Шашы балалары йөрер дип көтелә. Ә менә бакча эчендә урнаштырылачак җиһазлар район бюджеты хисабына алыначак. Моның өчен район җитәкчелегенә дә бик рәхмәтлебез.
Авылга ямь биреп әле кайчан гына капиталь ремонт узган мәһабәт мәдәният йорты бинасы аякка баскан иде. Инде менә хәзер балалар бакчасы авыл йөзенә яңа бер төс өстәячәк. Шулай булсын. Сабыйлар бәхетеннән озын гомерле, һәрчак бала-чага тавыш
ыннан гөрләп торсын.

 Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев