Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

"Монысы инде хулиганлык... - үпкәләштән түгел"

Чисталык - иң авырткан җир булып кала бирә.

Район үзәге булган Олы Әтнә урамнарына күз саласыздыр, соңгы вакытта чат саен чәчелгән  күтәрә алмаслык чүпләр һәм киселгән агач ботаклары, куаклар... матрас кебек зур җиһазлар да каравыл кычкырып торган кебек. Күзгә күренеп зурая  олы юл өстендәге бу чүплек.

Трактор йөрми, чүпне җыймый дип тә  әйтә торган түгел, җыела чүп, адәм баласы көче җитәрлекне күтәреп тутыра тракторчы. Ә бу таучык торып тора, чөнки бу көнкүреш калдыгы гына түгел.

- Монысы инде хулиганлык, монысы инде тәртип бозу. Һәркемнең кулында коммуналь хуҗалык оешмасы белән үзара төзелгән килешү бар. Анда капка алдына көнкүреш калдыкларын капчыкка салып чыгару турында бара сүз. Ә бәрәңге сабаклары, агач-куаклар кискән чорда 2-3 хуҗалык бергәләп трактор арбасы куйдырта ала. Моның өчен коммуналь хуҗалык оешмасына мөрәҗәгать итеп, алардан тәртибен, түләү бәясен, кайчан арба куеласын  сорап була. Ә болай чатларга агак ботаклары өю авылдашларны да, үзеңне дә хөрмәт итмәү була. Мондый очракта, мин,  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе буларак,  полициягә, участок инспекторларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Һәм алар шушы чүплек янәшәсендәге якын-тирә хуҗалыкларда йөреп, кем чыгарып ташлаганын ачыкларга тиеш була. Монысы артык читен булмас, чөнки бакчада кискән агачлар күрер  күзгә күренә. Әгәр бу кеше ачыкланса, аңа протокол төзелә. Протоколны район советы каршысында эшләүче административ комиссия карап, штраф бәясен билгели. Үпкәләштән түгел, хәзер шундый адымга барырга мәҗбүрбез. Үзара хөрмәт ике яклы була, ә бу очракта хөрмәт турында сүз дә була алмый...- дип аңлатты авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

Һәм мин аның белән килешәм. Әгәр җитәкче алай эшләмәгән очракта авыл кешеләре ул җитәкчедән чисталыкны таләп итә ала, монысы да безнең хокукыбыз.

Болай, бу рәвешле чистарынып булмый, җәмәгать. Бу авыл эче, үзәк урам. Ә авыл читендәгеләре  турында роман язып булырлык. Бик мәгънәсезгә әйләнеп барабыз. Үзебезне дә хөрмәт итми башладык шикелле.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев