Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Олы Әтнәдә урамнар асфальтлана башлады

Авылда яшәүчеләрне борчый һәм шатландыра торган хәбәр бу. Кайсы урамнар асфальтлана, кайсы урамнар рәтләнә, беләсегез киләдер.

Олы Әтнә авылының Татарстан урамының бер өлешен эшли башладылар кичә.

    Иң элек трактор белән юлын киңәйтеп, юлның кырыендагы балчыкны алып, эттереп чыктылар. Юлның чокырланган, таушалган урыннарындагы асфальтны кисеп алдылар. Аннан соң юлын тигезләп, азрак асфальт җәеп чыктылар. Кичтән берни юк иде, иртән асфальт каршы алды. 

- Иии, рәхмәт яугырлары, юлыбызны яңарталар икән, - дия-дия, өлкәннәр, юл кырыеннан, асфальтны саклап кына, аңа сокланып чирәмнән атладылар бүген.

- Олы Әтнәнең  асфальт җәелгән урамнарындагы ватылган, чокырлы урыннарны кисеп алып, яңарталар. Әлеге эш Татарстан Республикасының максатчан программасы нигезендә башкарыла. Һәм моны  «Волгадорстой» компаниясе юлчылары, техникасы  эшли. Татарстан урамының Сарман урамыннан башлап, Марсель Сәлимҗанов урамы (Киң урам) чатына кадәрге өлеше, администрация почмагы тирәсендә бер 50 метрлап ара, Карл Маркс урамының бер өлеше, Газовая урамы, Дулкын урамыны тулысы белән асфальт җәелеп бетәчәк, - ди Олы Әтнә башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

Бәлки дигән өлеше  дә бар. Элегрәк районыбыз җитәкчеләре тырышлыгы белән бу исемлеккә  бер-ике урам өстәлә торган иде. Бәлки быел да булыр... Булсын иде, дип телик. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев