Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Әтнәнең 1005 нче сайлау участогында сайлау тәмамланды

Югары Сәрдә авыл җирлегендә 137 сайлаучының барысы да сайлау участогына килеп тавыш бирде.

   Әтнә районы үзәгеннән 18 км ераклыкта урашкан Югары Сәрдә авыл җирлегендә 1005 нче сайлау участогы эшли. Әлеге участокта 137 сайлаучы тавыш бирергә тиеш иде.

Төш вакытына  алар үзара салым буенча узучы референдумда үзләренең  тавышларын биреп тә бетерделәр.  Беренче булып сайлау участогына тавыш бирергә килүчеләргә, беренче тапкыр сайлаучыларга бүләк тә әзерләгәннәр бу җирлектә.  Моннан тыш иң актив эшләүче агитаторны да бүләкләп өлгерделәр.

  • Сайлау участогы ачылышка,  сәгать 7 дә, беренче булып  хатын-кызлардан Нурия апа Баязитова, ирләрдән Рафаэль  Минһаҗев килде. Беренче тапкыр сайлауда катнашкан Гөлия Хөснетдинова да озак көттермәде. Аларга истәлек бүләкләре тапшырдык. Урамнардагы халык белән агитаторлар эшләде. Башта ук сайлаучылары беренче булып килеп тавыш биргән агитаторга бүләк бирәбез, дигән идек. Ильяс абый Хәйруллинның тырыш хезмәтен дә бәяләдек, - диде Югары Сәрдә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хәснетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев