Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Төртеп тә егарга күп сорамыйлар

И рәхәт дөньяда яшибез, барыбыз да дус–туган, моңа эте дә, мәчесе дә, кыргые да, үзеңнеке дә керә.

     Гуманлы илебез барыбызны да кайгыртып кына тора. Шул сәбәпле этләрне дә. Алары исә аеруча кадерле бахырлар. Атарга да ярамый аларны. Сессияләрдә көн тәртибенә куя–куя кайгыртканны белеп торалар диярсең. Үз хокукларын яхшы беләләр, бурычларын да...


    Кайтып киләм эштән соң. Олы Әтнә урамының утсызрак өлеше. Хәл китеп азрак тизлекне киметтем ахыры, артымнан нидер килеп төртте. Ни булырга мөмкин, берәр бала дисәң дә, дип борылсам – ике эт! И шатланганымны күрсәгез... чынлап шатландым бер мәлне, бозау кадәрләре түгел, азрак кечерәкләр, үзем кебекләре... куркырга исәпләре дә юк, торабыз карашып, үзәк урам...

Телефонымны алып фотога төшердем, китәргә уйлап та карамыйлар, киресенчә. Берсе сизде ахыры эшне, китү ягын карады. Ә берсе белән янәшә кайттык. Барсам бара, туктасам туктый...
Көндез дә еш очрый мондый дуслар, ничек саклану чараларын өйрәнсәк кенә инде... башка юлы күренми бугай.

Куркыта башлады...

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев