Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арыш сенажы – бер дигән терлек азыгы

Арыш сенажы югары продуктлы савым сыерлары өчен бик мөһим дип саныйлар “Ленин”да

“Таң” һәм “Ленин” күмәк хуҗалыклары 2020 ел уңышыннан сенаж сала башладылар. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Хәбәрне ишетүгә, “Ленин” күмәк хуҗалыгына юл тоттык.
Биредә Түбән Бәрәскәне узып Бәрәзәгә таба юл тотуга, болын ягында эшләгән 2 “МакДон” комбайнын берничек тә күрмичә калып булмый. Аларның берсен – Фирдүс Сабиров, икенчесен Азат Камалиев “иярли”. Соңгысы белән бераз сөйләшеп алырга да өлгердек.
Әле Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлеген төгәлләп кенә килсә дә, үз эшен төгәл башкара, белеп эшли ул. Һәрхәлдә, баш агроном да, баш зоотехник та аның турында яхшы фикердә. “Төгәллеге, пөхтәлеге белән яхшы механизатор дигән фикер тудырды”, – диләр.
Әтисе – Гомәр Камалиев тә хуҗалыкның алдынгы механизаторы. Азат та аннан үрнәк алып, җиренә җиткереп, тиешенчә башкарырга омтылып эшли.
Ә бу мәйданга килсәк, биредә арыш 131 гектар җирдә үсә. Шунысы хикмәт – белгечләр әйтүенчә, биредә аны ике укос итеп чабып алырга ниятлиләр.
– Протеиннары, төрле микроэлементлары да күбрәк була, нәкъ менә май ахыры-җәй башында җыеп алган арыш терлек организмына аеруча уңай тәэсир итә, – диләр алар.
Галимнәр билгеләвенчә, арышны тиешле вакытында чабып алу аеруча мөһим элементларның берсе, яшел массаның сыйфаты һәм туклыклылыгы югары булу шуңа бәйле. Башак җибәргәнче үк чабып алганда, энергиясе югарырак була.
Ә “Ленин”га әйләнеп кайтсак, ху­җалык төрле яңалык кертү авангардында – отышлы яңалык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X