Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Республика күрсәткече 4000 тоннаны узды

Татарстан сөт җитештерү буенча тәүлегенә 4 000 тонна чиген кабат узып китте.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4003,9 тонна булды, узган елгыдан 223,9 тоннага күбрәк бу, ягүни, 105,9%. Бер сыердан тәүлеклек савым – 17,6 кг. Монысы да узган ел күрсәткеченнән 1,5 кг-га күбрәк. Көнгә 4536,1 тонна сөт сатылган, әйтергә кирәк, бу да 275,8 тоннага күбрәк, ә былтыргыга карата 106% тәшкил итә.

Татарстан районнарын чагыштырып карыйк. Әйтик, продукт җитештерү, ягъни, бер сыердан тәүлеклеклек савым буенча Әтнә районы алда бара, монда ул 31,6 кг. Кукмара – 26,5 кг, Мамадыш – 26,4 кг, Саба – 26.3 кг, Балтач – 23,9 кг, Түбән Кама – 20,1 кг, Актаныш – 19,5 кг, Азнакай – 19,2 кг, Арча – 18,4 кг, Биектау – 18,4 кг һәм Теләче 18,1 кг сөт савалар.

Хәтерлисездер, 2019 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы беренче тапкыр сөт җитештерү буенча 4 000 тонна тулай савым чиген узган иде. Сер түгел, җәй мул итеп сөт савып ала торган чор. Нәкъ менә җәен терлекләрнең продуктлылыгы сизелерлек арта. Дөрес, кышка таба бераз кими. Шул ук елның маенда Татарстан кабат 4 000 тонна чиген уза алды. Ә бүгенге көндә тулай савым 4003,9 тоннага җитте.

Сүз дә юк, сөт җитештерү - Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлеше. Шуңа күрә республикабыз Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү һәм сату буенча алдынгы санала.

Агымдагы елның 11 маена тәүлеклек сөт сату күләме 50,4 мең тонна тәшкил иткән, бу былтыргыдан 7,1% ка күбрәк. Саннарга игътибар итсәк, 3,3 мең тонна дигән сүз бу. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларында әйтелә.

Сөтне мөмкин кадәр күп итеп сату Татарстан Республикасында, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Новосибирск, Свердловск, Ленинград, Белгород, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, Удмурт Республикасында һәм Алтай краенда гамәлгә ашырылды.

Әтнә терлекчелегенә әйләнеп кайтсак, районда аңа игътибар бик зур. Яңа технологияләр нигезендә, яңача тәрбия һәм аның шартлары, гомумән, терлекче хезмәтен бөтенләй башкача – заманча, фәнни нигездә оештыру нәтиҗәсендә әнә шундый уңышка ирешелде. Шунысы бар, бу әле чик түгел. Моны соңгы нәтиҗәләр дә раслый. Әйтик, шул ук министрлык мәгълүматлары буенча 22 майга районда көнлек тулай савым 269,1 тонна тәшкил итте. Былтыргыга карата 55,9 тонна артык, ягъни, 126 % булды. Шунысы сөендерә, ай башына карата да 4,3 тонна сөт артык сатыла. Кыскасы, бу өлкәдә без үсештә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X