Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнә сөте – 127 , узган елгыдан артык

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгының

30 гыйнварга биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә районы бу көнгә 263,4 тонна күләмендә көнлек тулай савымга иреште. Бу күрсәткечнең бары күмәк хуҗалыклар өлеше генә булуын ассызыкларга кирәк. Шунысы сөендерә, сөт көн саен арта. Бу көнне узган елгыдан 56,8 тоннага артык яки былтыргыга карата 127 % тәшкил итә. Ай башындагыдан – 10,5 тоннага, алдагы көнгедән 0,5 тоннага күп. Әтнәнең Татарстандагы өлешенә килсәк, бездә бу көнне бөтен республикадагы тулай савымның 7,3 проценты җитештерелде. Ә бит сөт 43 районда савыла!
Республика буенча бу көнне 3605,2 тонна көнлек тулай савымга ирешелде, былтыргыдан 199,5 тоннага артык яки узган елгыга карата 105,9 %.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев