Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

85 ветеранның сәламәтлеге тикшерелде

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә санаулы көннәр калып бара. Аларга һәрьяклап игътибар арта бара.

Ә район үзәк больницасы коллективы тарафыннан ветераннар, сугыш инвалидлары, тыл хезмәтчәннәре болай да  гел игътибар үзәгендә. 

- Сугыш ветераннарының, сугыш инвалидларының, сугышта катнашучыларның, тыл хезмәткәрләренең барысының да сәламәтлеген тикшереп торабыз. Табиблар төркеме җентекләп, игътибар биреп тикшерәләр аларның сәламәтлеген. Агымдагы елда 231 ветеранның 85 енең сәламәтлеге тикшерелде. Ветеранның өенә  шул участокка билгеләнгән терапевт, күз врачы,  кан алырга лаборант  бара. Алар тикшереп кайтып, өстәмә тикшерү -  УЗИ, рентген  кирәк, дисәләр, ветераннарны больницага алып килеп карауны оештырабыз. Бу тамга өчен генә эшләнелми дип әйтәсем килә, - ди район больницасының баш табиб киңәшчесе  Азат Харис улы Гарипов.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев