Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Күәмдә Бөек Җиңүнең юбилей медальләре тапшырылды

Кичә, 4 мартта, Күәм мәдәният йортында сугыш һәм тыл хезмәткәрләренә Бөек Җиңүнең юбилей медальләре тапшырылды.

Күәм авыл җирлегендә әлеге юбилей медале 36 ветеранга тапшырылырга тиеш иде. Кызганыч, берсе юбилей медален ала алмый дөнья куйды. Калган 35 ветеран юбилей медале белән бүләкләнде. Аларның да унысы гына   Тукай һәм Дусым  хуҗалыклары җитәкчеләре Илфат Хәкимов белән Ленар Сәмигуллинның матди ярдәме белән әзерләнгән табын артына килеп утыра алды. Аларны  зурлап, хөрмәтләп тапшырдылар медальне. 

Юбилей медален тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов катнашып чыгыш ясады. Һәр ветеран белән күрешеп, хәлләрен белеште. Сорауларына җавап бирде.

Шулай ук юбилей медален тапшыру тантанасында "Дусым" хуҗалыгы рәисе Ленар Әдһәм улы Сәмигуллин, Күәм мәктәбе директоры Хәмит Газим улы Хәкимҗанов  катнашты.

Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин ветераннарга юбилей медален тапшырып, аларга бүгенге көндә көчләреннән килгәнчә ярдәм иткәннәре, төпле киңәшләре өчен рәхмәтен белдерде.

Ә авыл җирлеге хезмәткәрләре үз чиратында һәрьяклап ярдәм күрсәткән ике хуҗалык җитәкчесенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев