Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Бәрәңгене кайчан утыртырга?

Гадәттә, бәрәңгене май урталарында утырталар.

Ә менә белгечләр, бу очракта тәҗрибәле агрономнар диик, җир 8-10 градускача җылынсын, һава торышы да гел бер күрсәткечтә - 10 градустан җылырак булсын, диләр.

Шул ук вакытта җир артык дымлы да булмасын. Анысын ничек билгеләргә дисездер? Моны нәкъ мич сылый торган балчык әзерләгәндәгечә белергә була. Балчыкны алып йомарлагыз да бил биеклегеннән җиргә төшереп җибәрегез. Таралып китсә - җир әзер дигән сүз.

Менә шундый мәгълүматлар. Сынап карагыз.

Ә фото, укучыны, бәрәңгедә колорадо коңгызы да булыр дип кисәтү билгесе. Аның белән ничек көрәшергә мөмкинлеген язган идек инде.

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/колорадский-жук-вредитель-жук-582966/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев