Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: һава шартлары начарлана

Бозлавык һәм буран вакытында куркыныч маневрлардан саклану кирәк.

Синоптикларның фаразларына караганда, агымдагы елның 9 нчы һәм 10 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә юеш кар, буран чыгачак.  Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк, юлларда - бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра.

Буран вакытында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне сайларга кирәк. Юл читенә чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торыгыз. Куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрү зарур.

Арыган яки хәлсезләнгән очракта, кичекмәстән транспорт чарасын туктатырга кирәк.

Юл аркылы чыкканда, баланы  һичшиксез кулга алыгыз.  Яктылык кайтаручы элементлар җәяүлеләрнең гомерен саклап калганын да онытмагыз.

Дәүләт автоинспекциясе юлга чыгучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга чакыра.  Бик сак булырга,  җылы әйберләр, туклану, җитәрлек ягулык запасы турында да онытмагыз.

Юлда бәлагә юлыксагыз, дәүләт автоинспекциясенә 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев