Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Иртәгә Татарстанда тавыш бирү өчен меңгә якын мобиль участок ачылачак

Йорт яны территорияләрендәге участоклар 11 һәм 12 сентябрьдә эшләячәк.

Татарстанда 11 сентябрьдә йорт яны территорияләрендә 972 сайлау участогы эшли башлаячак. Алар ишегалларында җиһазландырылган чатырларда яки автобусларда булачак. РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча июль аенда тавыш бирү көннәрендә татарстанлылар әлеге мобиль участокларның уңайлылыгын лаеклы бәяләде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Йорт ишегалларында, җәмәгать киңлекләрендә тавыш бирү махсус җиһазландырылган чатырларда һәм автобусларда оештырылачак. Татарстанда юл кырыйларында, машина багажникларында, агач төпләрендә тавыш бирү мөмкин түгел! Мондый тавыш бирү формасын оештыру буенча катгый таләпләр каралган», - диде Кондратьев.

Йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар үз расписаниесе буенча эшләячәк, әмма 11 һәм 12 сентябрьдә генә. Тавыш бирү өчен мобиль участокларның эш вакыты турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, шулай ук территориаль сайлау комитетлары сайтларында белергә мөмкин булачак. 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы бары тик стационар сайлау участокларында гына тавыш бирә алачак.

Исегезгә төшерәбез, республикада 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлаулар, муниципаль сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ике округ буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/10-09-2020/irt-g-tatarstanda-tavysh-bir-chen-me-g-yakyn-mobil-uchastok-achylachak-5770265

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев