Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Олы Әтнәгә тагын башня куелачак

Соңгы вакытта Олы Әтнә авылында бик еш булмаса да су бетеп тору очраклары күзәтелә.

"Яшерен - батырын түгел, социаль объектлар күбәйде. Бассейн, оешмалар, хуҗалык йортлары артты, куелган башнялар гына су белән тәэмин ителешне  канәгатьләндерми башлады", - ди коммуналь  хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

    Менә шуларны истә тотып, район җитәкчелеге  тагын яңа башнялар кую кирәклегенә  басым ясады.

Гыйнвар аенда "Поле чудес" дип йөртелгән яңа бистәгә 50 кубометр сыешлы ике башня куелачак. Бу шул "Чиста су" республика максатчан программасы буенча башкарыла, Балтачтан килеп эшләячәкләр. 1 скважинасы әзер инде.

- Озакламый, Олы Әтнәнең  бу өлешенә 2 башня, 3 скважина хезмәт күрсәтә башлаячак, - диде җитәкче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев