Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Республика шәһәрләрендә яңа чикләүләр кертелү турындагы хәбәрләр - ялган

Соңгы арада имеш-мимешләр таралды: шәһәрне ябалар, башка шәһәрләрдә дә хәл яман икән дип. Татарстан шәһәрләрендә яңа чикләүләр кертелмәячәк.

Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Системалы эш алып барыла һәм бүгенге көндә бернинди чикләүләр кертү планлаштырылмый. Шәһәрләрне ябу турында фейклар рәвешендәге социаль челтәрләрдә тиражлана торган барлык яңалыклар да чынбарлыкка туры килми», — диде Галимова. Барлык рәсми мәгълүмат Татарстанның оператив штабыннан гына трансляцияләнә. Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле вазгыять контрольдә тотыла. Көн саен Covid-19 инфекциясе белән зарарлану очраклары теркәлсә дә, барысы да штат режимында уза. Реклама «Кичә районнарның бер өлеше мессенджерларда шәһәрләр ябылачак, керү һәм чыгу чикләнәчәк,  мәгълүмат хокук саклау органнарыннан телдән таратыла, дигән ялган хәбәрләргә оператив җавап бирде», — диде ул. Чыганак http://https://tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев