Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Россия Пенсия фонды эшләми торган көннәрдә пенсия түләү тәртибен аңлатты

Почтальоннар пенсия һәм пособиеләрне Россия Пенсия фондының төбәк бүлеге белән килештергән расписание буенча китерәчәк.

Эшләми торган көннәр пенсияне финанс һәм өйгә китерү оешмаларына күчергәндә берничек тә чагылыш тапмаячак, дип белдерделәр «Российская газета»га Пенсия фондында.

Ведомствода искәртүләренчә, алар чикләүләр чорында да эшләвен дәвам итәчәк. Үзгәрешләр клиент хезмәтләренә генә кагылырга мөмкин, шунлыктан фонд бүлекләренә мөрәҗәгать итәр алдыннан эш графигын карарга кирәк.

«Россия почтасы»нда билгеләп үтүләренчә, алар да өч көннән тыш гадәти график буенча эшләячәк: 4 ноябрьдә барлык почта бүлекләренең дә ишеге ябык була, 3 ноябрьдә алар бер сәгатькә иртәрәк ябыла, 5 ноябрьдә шимбә графигы буенча эшләячәкләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Почтальоннар пенсия һәм пособиеләрне Россия Пенсия фондының төбәк бүлеге белән килештергән расписание буенча китерәчәк. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/23-10-2021/rossiya-pensiya-fondy-eshl-mi-torgan-k-nn-rd-pensiya-t-l-t-rtiben-a-latty-5841691

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X