Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Табиблар Covid-19 авыруының яңа симптомын ачыклаган

Яңа типтагы коронавирус йоктырган очракта, ис сизү тойгысы югалырга мөмкин икән.

Коронавирусның яңа тибын йоктырып, Covid-19 авыруы белән белән зарарланган кешеләр ризыкның тәмен тоймаска һәм исләрне аермаска мөмкин, диләр  Британия оториноларингология ассоциациясе (ENT UK).  Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ассоциация тараткан белдерүдә Көньяк Корея, Кытай һәм Италиядән килгән авыруларда «Covid-19 инфекциясе расланган пациентларның күпчелегендә аносмия/гипосмия (ис сизү тойгысы югалу\кимү. — Т-и иск.) барлыкка килгәнлеге» искәртелә.

Әйтик, Германиядә өч авыруның икесендә ис сизү тойгысының кимүе билгеләнгән. Ә Көньяк Кореяда тест үткәргән инфекциялеләрнең 30 процентында ул «авыруның җиңел формаларында төп симптом» булып чыккан.

Белгечләр сүзләренчә, аносмия теләсә нинди коронавирус инфекцияләре вакытында 10-15 процент очракта барлыкка килә.   Ис сизү тойгысы белән бәйле проблемалар килеп туган очракта, алар җиде көнгә үзлектән изоляцияләнергә киңәш итә.

Чыганак:   https://tatar-inform.tatar/news/health/23-03-2020/tabiblar-covid-19-avyruyny-ya-a-simptomyn-achyklagan-5730897

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев