Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Татарстанда аналог телевидение тапшырулары 14 октябрьдә туктатылачак

2012 елдан соң чыгарылган телевизорларга антенна кирәк булачак, телевизорларның иске модельләре өчен цифрлы приставка сатып алырга кирәк.

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстанда аналог эфир телетапшырулары тагын 20 көннән — 14 октябрьдә туктатылачагын искәртә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Цифрлы телевидениегә кушылу һәм телетапшыруларны инде хәзер үк югары сыйфатта карау өчен алдан ук җиһаз сатып алырга киңәш итәбез», — диелә хәбәрдә.

Әгәр телевизор экранында федераль канал янында «А» хәрефе торса, димәк, аналог телевидение эшли һәм телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк.

2012 елдан соң чыгарылган заманча телевизорлар өчен бары тик антенна гына кирәк булачак. Телевизорларның иске модельләре өчен цифрлы приставка сатып алырга кирәк. Приставка теләсә кайсы электроника кибетендә яки почта бүлегендә сатыла.

Цифрлы телевидениене тоташтыру буенча тулырак мәгълүматны 8-800-222-87-16 кайнар элемтә телефоны аша белергә була.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/24/194171/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев