Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Телефон мошенникларын нинди сүзләр белән куркытып була

Иң беренче сорау: Сорау «сезнең номерыгыз каян?» күптән эшләми диярлек

Безнең һәркайсыбызга көнгә,  реклама характерындагы яки бөтенләй кирәк булмаган хезмәтләр тәкъдим итә торган ким дигәндә, бер шалтырату булса да булмый калмый.

Ахырга таба бу туйдыра башлый. Әгәр элек андый очракларда номерымны каян алдыгыз, дигән сорау  биреп булса, - шалтыратучы усаллана һәм ахыр чиктә сөйләшүне тәмамлый, ә хәзер шалтыратучы телефонның базасында булуын тыныч кына әйтә.

Шулай да мондый очракта ярдәм итә торган кисәтү/сораулар бар. Алар мошенникларны һәм спамерларны куркытырга мөмкин.

Беренче нәрсә эшләргә була. Шалтыратучыдан аның исеме һәм вазыйфасы турында сорарга була. Әгәр бу нормаль оешма булса, шалтыратучы тотлыкмыйча, әлеге сорауга җавап бирергә мөмкин. Әгәр бу мошенник икән, ул башкачаракк сөйләргә мөмкин. «Минем сезгә бу турыда хәбәр итәргә хокукым юк", «Миңа әйтергә ярамый», дип төрле сәбәпләр табарга мөмкинннәр.. Яки. «Мин бу сөйләшүне язардырып барачакмын» дигән гыйбарә дә нәтиҗәле эшли.

Моннан тыш «Сезнең оешма ИННын атагыз, Мин сезнең өстән "Роспотребнадзор "га шикаять язачакмын", дип әйтү дә комачауламый. Әгәр бу мошенниклар икән, алар куркарга мөмкиннәр, чөнки аларга проблемалар кирәкми. 

Иң мөһиме югалып калмагыз, Тавышыгыз көр яңгырасын.

Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев