Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Әтнәләр Казан командасын җиңеп кайталар

8 ноябрьдә Аксубайда мини- футбол буенча Татарстан беренчелеге башланганын, мини–футболчыларыбызның республика бәйгесенә киткәннәрен хәбәр иткән идем. Нәтиҗәсен дә беләсегез киләдер.

 Татарстан  беренчелегеннән  Казан шәһәренең Вахитов районы командасын җиңеп, мавыктыргыч сәяхәттән кайтып килә үсмерләребез. Юл авырлыгын җиңү шатлыгы җиңеләйтә булыр.   


22 команда катнашкан, күбесе шәһәр командалары булган бу бәйгедә футболчыларыбыз шәһәр тренерларын шаккатырырлык итеп уйный алдылар. Беренче көнне Казан шәһәре  командасына җиңелә егетләребез. Тик күңелләре төшми, бер йодрыкка  тупланып, Актанышны 2:0, Сабаны 4:1, Арчаны 3:0 белән җиңеп, финалга үтәләр. Шулай итеп, финалга Алабуганың ике командасы, Казанның Вахитов районы командасы һәм безнең Әтнә командасы чыга. Игьтибар иткәнсездер, бер район командасы да юк.
Финал ярышында Алабуганың ике командасы 1–2 урыннарны бүлешәләр, беренче көнне җиңелгән Казан командасын җиңеп, бик күпләрне шаккатырып,  өченче урынга Әтнә егетләре чыга. Дүртенче урында –Казан шәһәре  командасы, аннан Чаллы, Мамадыш шәһәр командалары чыга.
–    Футболчы егетләребезне,  “Рубин” командасы өчен уйнарга да сорап йөргәннәр иде.  Шул дәрәҗәдә уйныйлар дип әйтәсем килә.  Данлыклы Казан командасын җиңеп кайтып килә егетләребез, зур җиңү  һәм тренерлары Минтаһир Рәфкать улы Вәлиуллинның футболчыларны бер йодрыкка туплап,  шөгыльләнә белүе нәтиҗәсе бу. Сөбханалла, җиңүләренә җиңүләр өстәлсен, – ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.


Җиңүче егетләребез: Баязитов Юсуф Илшат улы, Галиәхмәтов Илшат Илнар улы, Гыйлаҗев Рәсүл Илнур улы, Мөхәмәдҗанов Ислам Айрат улы, Рәхмәтуллин Камил Ринат улы, Садретдинов Ильяс Илнар улы, Солодков Эдгар Руслан улы, Төхфәтуллин Рәниф Раил улы, Хәйруллин Ислам Дамир улы, Хәйретдинов Ризван Азат улы.


Фотоларын игьтибар белән карасагыз нинди озын буйлы уенчыларга каршы уйнаганнар алар.
Фотоларны мини футболчылардан алдык

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев