Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Яшь рәссамнарны «Тарих эзләреннән» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә.

Россия регионнарында яшәүче, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, региондагы һәм урындагы милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләрне «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту максат итеп куйган чараны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге уздыра. Катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә.

Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган рәсемнәр иҗат итү кулай. Шулай ук татар әдәбиятына юнәлдерелгән рәсемнәр, ягъни классик әсәрләргә иллюстрацияләр хуплана.

Бәйгегә рәсем фотолары кабул ителми. Шулай ук Габдулла Тукайның «Су анасы», «Шүрәле» һәм Сабан туе бәйрәме сурәтләнгән рәсемнәр бәйгедә каралмый.

Рәсемнәрне 17 февральгә кадәр түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58, 307нче офис; е-mail: mc-idel@yandex.ru һәм tatarlar.idel@gmail.com.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/18/179069/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев