Әтнә укучыларына матди ярдәм күрсәтелә
“Җәйге чорда килешү нигезендә эшләүче 14-18 яшьлек мәктәптә укучы балаларга материаль ярдәм күрсәтелә, – дип хәбәр итте безгә район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Алсу Сабирова.
Шул ук вакытта “Портал работы России”дәүләт хезмәте аша гариза белән мөрәҗәгать итүчеләр дә байтак. Әлеге гаризалар нигезендә һәркемне эшкә урнаштырып барырга тырышабыз.
Шушы арада алты кеше үзәк юлламасы нигезендә котельный операторы белгечлеге буенча укырга китәчәк. Квота буенча мөмкинлекләре чикле булучыларны күмәк хуҗалыкларга эшкә урнаштыру дәвам итә. Вакытлыча эш табып та бирәбез.
“Демография” милли проекты буенча 50 яшьтән өлкәнрәкләрне “Слесарь по контрольно-измерительным приборам и автоматики” белгечлегенә укыту ахырына якынлашып килә. Ул өч ай дәвам итте һәм анда 15 кеше укыды.Ел дәвамында 9 кеше шул проект нигезендә повар белгечлеген алып чыкты. ”Мамочки в декрете” программасы буенча исә әниләр тегүче, парикмахер белгечлекләрен алды, 1С программасы буенча да укучылар булды.
Белешмә
Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, хуҗалыкларга эшкә кайтып бер ай эшләгән очракта, Мәшгульлек үзәге тарафыннан 4500 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелүе хакында ишетеп беләсездер инде.
“Молодежная практика” программасы нигезендә, 11 сыйныф укучылары югары уку йортына кергәнче, җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашкан вакытта да шул суммада матди ярдәм күрсәтелә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев