Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Хәмит Галимҗанов, район хисап палатасы җитәкчесе:

Хатын-кыз...

Ул минем өчен иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы хезмәткәре булып килеп баса. Ул иртәнге таң йокыларын җәлләмичә, бар кешедән алда эшкә баручы. Эшендә 8-9 сәгать вакытын кызганмый, хезмәт куючы. Аллага шөкер, бүгенге көндә шул хезмәтенә күрә хакын да ала ул. Өендә чын тормыш иптәше, бөтен өй эшләрен башкаручы, чын авыл хатыны. Билгеле, хәзер авыл җирендә дә эшләр җиңеләйде – су ташу, кер юу кебек авыр эшләр юк дәрәҗәсендә. Районыбызның бик күп йортларында мөмкинлекләр шәһәрдәгедән дә уңайрак. Хатын-кыз ул – балаларын укытучы, кайвакытта көйсезләнеп киткән ирен дә көйләүче. Шунысы куандыра, көйләтүнең төп сәбәбе күп очракта спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә булса, бүгенге көндә аны кулланучылар кимү ягында.  Моннан тыш, шул ук хатын-кыз концерт- театрларга барырга да вакыт таба, үзе дә еш кына үзешчән сәнгатьтә катнаша. Дөрес, бүгенге авыл хуҗалыгында хезмәт куючы хатын-кызларга гади хезмәткәр генә итеп карау ярамый. Ул бик белемле, заманча технологияләргә нигезләнеп эш башкара,  таләпләр дә зуррак.  Шуңа да, аларга түземлек, сабырлык бирсен Ходай Тәгалә. Гаиләсенең сөеклесе булып яшәсеннәр, ә иң мөһиме – һәркайсы сәламәт булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев