Онлайн Сабантуй уңаеннан флешмоб башлаyls
Онлайн форматтагы Сабантуй 2нче июльдән 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге коронавирус таралу сәбәпле Сабан туе бәйрәмен онлайн форматта үткәрәчәк. Бүген Сабантуй бәйрәменә #Сабантуй2020 хештегы астында флешмоб башланып китте. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без онлайн-курслар барышында чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән аралашкан идек. Төрле илләрдәге татарлар Сабан туен онлайн форматта үткәрергә планлаштыра, ә кемнәрдер инде хәтта бәйрәм иткән дә. Пандемия шартларында Сабан туен үткәрү максатын куйган идек. Программаны Татарстан районнары белән бергә төзедек. #Сабантуй2020 хештегы аша барлык мәгълүматлар белән танышырга була. Рәхим итегез», — диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге методисты Сөмбелә Вәлиәхмәтова.
Онлайн форматтагы Сабантуй 2 июльдән башлап, 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Социаль челтәрләрдә постлар #Сабантуй2020 хештегы белән чыгачак.
Онлайн Сабан туе программасы:
2 июль:
1.Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль челтәрләрендә видео котлаулар эстафетасы;
2.Татар халык бәйрәме «Сабантуй»га ярдәм йөзеннән флешмоб.
Постлар өчен тәкъдим ителгән темалар:
- #Батырлар (һәр районның, авылның танылган батырлары турында постлар)
- #АтЧабышы (танылган ат чабышлары, сезнең җирлек белән бәйле атлар турында риваятьләр)
- #Уеннар (традицион рәвештә бәйрәмдә үткәрелә торган халык уеннары)
- #Йолалар (сезнең җирлектә үткән Сабантуйдагы традицион йолалар)
- #тарих (шәхси архивтан алынган тарихи фотолар һәм видеолар)
Шулай ук #СабантуеБезнеңБәйрәм #СабантуйНашПраздник #Батырлар #АтЧабышы хештегларын да кулланырга була.
3.Татар милли киемендәге фото һәм видео онлайн конкурсы #милликием. Шартлар Инстаграм аккаунтында .
3 июль:
- «KAZAN» ансамбле хореография мәктәбе-студиясе укытучысы Нигина Низамиевадан татар биюе буенча мастер-класс;
- #БиеСабантуй челленджы;
- «Сөрән» һәм«Сабан туе» йолалары;
- Татар халкының традицион уеннары;
- «Ат бизәү» мастер-классы;
- «Bulgari» бренды авторы Айгөл Сәдриевадан «Каюлы күн сәнгате» буенча мастер-класс;
- Дизайнер Гөлфия Билаловадан изү ясарга өйрәнү мастер-классы;
- Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
- «Zakaria» фольклор төркеме белән иҗади сөйләшү. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
- Әдилә Заһидуллина белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
- Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы Алсу Саттаровадан «Сөлге чигү» буенча мастер-класс;
- Агачка уеп рәсем ясау сәнгате буенча мини-фильм. Мастер: агачка уеп рәсем ясау сәнгате мастеры Җәлил Вильданов.
4 июль:
- 08:00–20:00 «Онлайн Сабантуй» телемарафоны ТНВ каналында барачак;
- Яшьләр онлайн-фестивале.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев