Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Сәнгать мәктәбе укучыларына җитеп булмый

Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә. 


      Менә шул уңайдан Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә бик матур концерт булды.
Сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең матур җырлары, биюләре белән залда утыручы тамашачы балалар күңенелен  яулап алды.

    Балаларны Халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Жир йөзендә яшәүче барлык милләт вәкилләрен бүгенге бәйрәм көне белән котлыйбыз! Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле. киләчәк тормышыбыз якты булсын! - әлеге концертны әзерләүчеләр, оештыручыларның менә шушы теләкләренә без дә кушылабыз. Язманың тулысын газетабыздан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев