Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

«Татар кызы» бәйгесе җиңүчеләре

Узган ел «Нәүрүз гүзәле»н билгеләсәк, быел «Татар кызы»н сайладык

Районыбызда берничә ел әлеге бәйге уздырылмады.
Күркәм бәйге кабат торгызылды. Бу чарада 12 авылдан гүзәл кызларыбыз катнашты. Бәрәскәдә узган бәйгедән соң, шуларның җидесе финалга үтте. Болар: Ташчишмә авылыннан Зифа Вахитова, Бәрәскә авылыннан Айсылу Корбанова, Комыргуҗадан Дилбәр Сибгатуллина, Кышлау авыл җирлегеннән Кызыл Утар авылы кызы Гөлүсә Хәйруллина, Олы Әтнәдән Зөһрә Сәмигуллина, Айгөл Гобәйдуллина, Яңа Шашыдан Регина Халикова. Яңа Шашы мәдәният йорты сәхнәсендә алты кыз чыгыш ясады. “Ак алъяпкыч билләрдә”, “Үз илем – алтын бишек”, “Мин үзем бер йолдыз” дип исемләнгән, аш-су, сорау-җавап, талантлар төрләрендә кызларга үзләренең уңган-булганлыкларын, туган якларын никадәр яхшы белүләрен, сәнгатькә осталык­ларын да күрсәтергә туры килде. Иң охшаганы, кызыгы шул булды, кызларның чыгышларына бәяне ир-егетләрдән торган жюри әгъзалары бирде. Афәрин, бәйге барышында кызларның берсе дә югалып калмады. Районыбызның кабаттан оешуына багышланган интеллектуаль сынау вакытында да, токмач кискәндә дә, җыр-бию, сөйләмгә осталык­ларын күрсәткәндә дә, үзләре турында тамашачыга таныштыру вакытында да лаеклы чыгыш күрсәттеләр.
Телевизор экраннарында кое­ну костюмнарыннан чыгыш ясаган “мисс”лар бер кырыйда торсын. Татар кызлары матур да, сылу да, тыйнак та, зирәк тә шул. Бәйге карарга килгән тамашачылар да сокланып караганнардыр бәйгене. Сокланмый мөмкин дә түгел иде.  
Егетләргә нәтиҗә ясау да җиңелләрдән булмагандыр. Чөнки бу көнне сәхнәдә кызларның иң-иңнәре чыгыш ясады. “Күңелем җәүһәрләре” дип исемләнгән күргәзмәдә дә кызлар куллары белән башкарылган нинди генә эшләнмәләр юк иде. Барысы да күз явын алырлык. Әйе, безнең татар кызларының уңганлыклары бар яктан да чагыла шул инде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча “Иң тыйнак татар кызы” номинациясенә Зифа Вахитова, “Иң моңлы татар кызы” - Бәрәскә авылыннан Айсылу Корбанова, “Иң сөйкемле татар кызы” – Комыргуҗадан Дилбәр Сибгатуллина, “Иң жор телле татар кызы” – Кызыл Утар авылы кызы Гөлүсә Хәйруллина, “Иң затлы татар кызы” – Олы Әтнәдән Зөһрә Сәмигуллина, “Иң зыялы татар кызы” номинациясенә Яңа Шашыдан Регина Халикова лаек булды. Ә “Татар кызы-2020” җиңүчесе булып Зөһрә Сәмигуллина танылды. Зөһрәгә район данын зона турында да якларга туры киләчәк. Быел да ул Арчада узар дип көтелә.
Язмага нокта куеп, күңелгә хуш килгән берничә тарафка тукталып үтәсе килә. Бәйгенең оештыруы өлешенә икеләнмичә биш билгесе куярга буладыр. Тырышканнар, бүләкләү барышында һәр кызга чәчкә һәм дипломнан тыш лента да эшләткәннәр. Аннары “Татар кызы”на калфак кидертү дә күркәм күренеш булды. Алга таба да, яңа идеяләр күбрәк булыр дип ышанасы килә.   

Г.Мөхәмәдҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев