Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика көне белән котлый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан котлавын җиткерде

1990 елның 30 августында булган олы бу вакыйганың әһәмиятен еллар узган саен яхшырак аңлый барабыз, диелә Президент котлавында.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика көне белән котлый:

"Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Татарстанның дәүләт бәйрәмнәре арасында иң күренеклесе – Республика көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

1990 елның 30 августында булган олы бу вакыйганың әһәмиятен еллар узган саен яхшырак аңлый барабыз. Егерме сигез ел элек күпмилләтле халкының язмышы өчен җаваплылыкны республика үз өстенә алды.

Бөтен Россия белән берлектә без күчеш чорының кыенлыкларын җиңеп чыктык, социаль-икътисадый һәм рухи-мәдәни үсешнең яңа баскычына күтәрелдек, татарстанлылар тормышының югары стандартларын тәэмин иттек.

Татарстанның сәяси тотрыклылык нигезен милләтара һәм динара татулыкның күп еллар дәвамында булдырыла килгән традицияләре, хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм тармакларының каршылыксыз эшчәнлеге, граждан җәмгыяте институтларының уңышлы үсеше тәшкил итә. Бу тотрыклылык республика Конституциясе һәм законнары белән гарантияләнә.

Шушы казанышларга таянып, республика бүген илнең алдынгы төбәкләре сафында ышанычлы адымнар белән алга бара. Безнең башлангычлар Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан һәрчак хуплап кабул ителә.

Үсештә юл күрсәтүче маяклар буларак, хәзерге вакытта Кама инновация территориаль-җитештерү кластерын, «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадизоналарын, социаль-икътисадый үсешнең алдынгы территорияләрен күрсәтергә мөмкин.

Без киләчәк буыннарның мул тормышта яшәвен тәэмин итәргә сәләтле тиңдәшсез производстволар ачабыз.

Без юлларны, шәһәр һәм авылларыбызны төзекләндерәбез, заманча уңайлы торак төзибез.

Без яңа уку йортлары, сәламәтлекне ныгыту, дәвалану үзәкләре ачабыз. Боларда инде хәзердән үк яхшы белем һәм югары технологияле медицина ярдәме алырга мөмкин.

Казанда күптән түгел генә булып узган футбол буенча дөнья беренчелеге уеннары республикабыз башкаласының илкүләм һәм дөньякүләм дәрәҗәдә күренекле спорт мәркәзләренең берсе дигән статусын тагын бер кат дәлилләде.

Икътисадтагы, социаль өлкәдәге казанышлар, гаять үзенчәлекле тарихи-мәдәни мирасыбыз, ватанпәрвәрлек, Россияне, туган Татарстаныбызны ихлас ярату хисләре яшен-картын, милләте, дине, һөнәре төрле булган, төрлечә уйлаучы һәм фикерләүче кешеләрне берләштерә, якынайта.

Республикабызның тырыш хезмәткә, игелекле ниятләргә нигезләнеп, көчле үсеш кичерүче төбәк дигән шөһрәте, халкыбызга хас кунакчыллык дөньяның төрле почмакларыннан Татарстанга сәяхәтчеләрне, кунакларны җәлеп итә һәм аларның саны көннән-көн арта бара.

Кадерле дуслар!

Республика көнендә зур канәгатьлек һәм горурлык белән тормышыбызның барлык өлкәләрендә зур уңышларга ирешүебез турында әйтә алабыз.

Сезгә, хөрмәтле татарстанлылар, нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек, бәхет һәм иминлек телим.

Бәйрәм күңелле узсын!

Республика көне белән!"

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/30/170577/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев