Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә кунак бар

Әтнәгә Риман Гыйлемханов кайтты

Бүген Әтнәгә "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Риман Гыйлемханов кайтты.

Риман абыйны белмәүчеләр сирәктер. Эш визиты булса да, редакциябезгә кереп, хәл-әхвәл сөйләшергә вакыт тапты ул. Матбугатның киләчәге, бүгенге кыенлыклар, эшләү тәртипләре хакында сөйләшеп алдык олпат каләмдәшебез белән.

"Ватаным Татарстан"  газетасындагы эш тәртипләре, яңалыклар белән дә кызыксындык. Ул безнең хакта сорашты.

Хезмәттәшебез Хәмит Бадиков  аны озатып йөрде. "Таң" күмәк хуҗалыгында булды алар. Хуҗалык эшчәнлеге хакындагы мәкаләсен укырга онытмассыз.  Вакытлы матбугатка язылу хакында да сөйләштеләр алар.

Хәмит Бадиков фотоларында Риман абыйны "Таң" күмәк хуҗалыгы рәисе Алмаз Сибагатуллин, авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов белән күрәсез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев