Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә кунак бар

"Тукай төрле телләрдә" - Әтнә техникумында шигырь укучыларның республика бәйгесе

Бу минутларда

Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары һөнәри студентлары арасында оештырылган "Тукай төрле телләрдә"дип исемләнгән  шигырь укучыларның республика бәйгесе бара. 

Чарада катнашучылар иң элек  бәйрәм уңаеннан  Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Шигырь бәйгесендә катнашучыларны техникум директоры Резида Мәсхүт кызы Гарипова, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов сәламләп, аларга бүгенге бәйгедә уңышлар теләделәр. 

Әлеге бәйгене тыңлаучы жюри инглиз телендә шигырь укучы 14 студентның, рус телендә шигырь укучы 16 студентның, татар телендә шигырь укучы 22 студентның шигырен тыңлап, бәя бирәчәкләр. 

Инглиз телендә шигырь сөйләүчеләр арасында Әтнә техникумы студенты Фирдүс Кәбиров тә бар. Татар телендә  исә Булат Вәлиев Тукай шигырен сөйләячәк.

Тулы язманы газетабыздан укырсыз.

Фәридә Филатова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев