Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Аның белән кабат очрашулар көтеп яшим...

Бу язмам онытылмаслык очрашу турында.

Быелгы уку елында безнең мәктәбебез “Авылымның күренекле кешеләре” дигән проект өстендә эшли. Сентябрь башында сыйныф җитәкчебез Римма Ришат кызы: “ Без быел шагыйрь, “Татарстанның атказанган укытучысы”, “Россиянең мәгариф отличнигы” , бик күп җырлар авторы Фердинант Гайсин турында өйрәнәчәкбез, аны кунакка чакырабыз”,- дигәч, әллә-ни исем китмәгән иде. Андый кичәләр бездә еш булып тора бит.

   Декабрь башында безне апабыз Казан шәһәренә, Фердинант Гайсинның фатирына, очрашуга алып барды. Шуннан бирле мин хисләремне тыя алмыйм. Мин үземне яңадан тугандай хис итәм.

Фердинант абыйның безгә сөйләгән һәр сүзен мин кабат-кабат искә төшереп уйлыйм. Бөтен гомере ятимлектә үткән, шундый күп авырлыклар күргән кеше, ә яшәвенең һәр минутын бәхеткә саный. Менә ул ихтыяр көче нинди була икән!

Без Фердинант абыйның эш өстәлен күрдек, анда утырып язып карадык. Бу хисләрне язып та, сөйләп тә биреп булмый. Анда барып карарга кирәк.

Аннан кайтканнан бирле мин Фердинант абыйның шигырьләрен ятлыйм.

Даһилыкка үрелмәдем,

Тик үземне сынадым.

Талантым ачыла барды,

Тикмәгә мин тумадым!

Уйларымны шигырь итеп

Һәр көнне тезә бардым.

Язганым җырга әйләнгәч,

Танылдым, үсә алдым, - дип яза ул.

Димәк без дә тикмәгә генә тумаганбыз бит инде. Без дә бер заман танылырбыз әле. Мин дә Фердинант абыйга охшатып шигырьләр язып карыйм. Аларны аңа алып барып күрсәтәсем килә. Миңа җирдә яшәүнең шулкадәр матур, шулкадәр рәхәт икәнен аңлаткан Фердинант абыйга күп яхшылыклар эшлисем килә, аның белән кабат очрашулар көтеп яшим.

Галиева Рүзилә,

Күлле-Киме төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Фото Ф.Гайсинның альбомыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев