Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Авылдан бер генә җиңел машинаның да чыкмый калганы юк

Хәтерләсәгез, кичә Ары авылыннан да кар чистартмаудан зарланып хат килгән иде.

Әлеге хатка җавап йөзеннән Күлле-Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев белән сөйләштек. Ул әлеге хатка ачыклык кертте. " Бездә коммуналь хуҗалык юк, тик шулай булса да мөмкинлектән чыгып авылларны кардан чистартып барабыз, сәгате-минутында гына эшләнә торган эш түгел. Авыл халкына алдан ук әйтеп куйдым, шул-шул көннәрне килеп карны чистартып куячакбыз дип. Бу хат язучыларны аңлап бетермим, бер җиңел машинаның да авылдан чыкмый калганы юк", - диде. Җирлек башлыгының әлеге хатка ачуы килгәнен аңлап та була, авыл халкына сәгате-минуты белән эшнең эшләнүе кирәк. Ни кызганыч, адәм баласы эшләгән яхшылыкны бик тиз оныта шул. Бер хилафлык кылдыңмы, бөтен яхшылыгыңны сыза да ташлый. Хат авторының "ТНВ" каналы белән куркытуы да аңлашылып бетми. Ул елны дөрестән дә кар бик күп яуды, республиканың бик күп авыллары кар астында калды. Соңыннан "ТНВ" килгәнгә түгел, бөтен җир атна буе кардан чистарынды.

 Бу көннәрне дә кар күп булды, һәр җирдә чистартырга кирәк - өлгергәнчә тырышалар, югыйсә. Бер генә елны да өелгән килеш калдырганнары юк. Шуны аңламаучылар, алай гына түгел, аңларга теләмәүчеләр дә бар шул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес эйткэн.егетлэр гел чистартып торалар