Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәхетле кеше Рифат абый кебек була

13 ноябрь көнне Ташчишмә авыл клубында үзешчән шагыйрь Рифат абый Шигапов белән “Туган авылым – гомер бишегем”, исемле шигырь бәйрәме булды.

Рифат абый Шигапов Ташчишмә авылында туып-үскән, укыган, колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан. Тыйнак, тәртипле гаиләдә өч кыз тәрбияләп, аларны олы тормышка озатканнар.Тормыш иптәше Люция апа белән гомер итәләр. Быел Рифат абыйга 65 яшь тулды.

 

Ул кечкенәдән иҗатка тартылса да, беренче шигырьләрен Армиядән кайткач яза башлавын әйтте, китаплары белән таныштырды. Рифат абый “Үтмә гомер....” һәм “Бәхетле бит мин!” исемле ике китабын бастырып чыгарган. Авылдашлары, Ташчишмә һәм Өҗем клуб хезмәткәрләре аның шигырьләрен укыдылар. Аның иҗатында туган якны, якыннарын, авылдашларын ярату ярылып ята. Яшьлекне сагыну, матур картлык турындагы шигырьләре юмор хисе белән белән сугарылган.Гомумән, Рифат абый шаян һәм тапкыр сүзле кеше.

 

“Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур шигырьләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз”- дип аерылыштык Рифат абый белән.

Нђзирђ Габдрахманова,

Ташчишмә авыл китапханәчесе,

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев