Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәрәскәгә берсе дә җитми...

Редакциягә килгән хатларны да укып карагыз әле.

Авылым– горурлыгым
Урамга капка төбенә чыктым да, авылыма күз салдым. Нинди матур минем  авылым Бәрәскә. Һәркемгә үзенең авылы матур. Мин моның белән килешәм. Ләкин Бәрәскәгә берсе дә җитми. Авылымда искиткеч тырыш, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән кешеләр яши.  Хәзер һәрнәрсә җитеш, муллыкта яшибез. Шуңа күрә гомернең үткәне сизелми дә. Әле генә агачлар яшеллеккә күмелә башлаган яз ае иде. Инде көзнең соңгы ае да килеп җиткән. Ял итсәң дә гаеп түгел.

Мәдәният хезмәткәрләре яз башында “Майлар җиткәнче, эшкә киткәнче” дип исемләнгән концерт белән безне җәйге ялга озаттылар. Ноябрь ае башында “Көзләрнең дә үз яме” дигән концерт белән сезонны башлап җибәрделәр. Без аларның һәр чыгышын көтеп алабыз. Бу юлы да сынатмадылар. Шулкадәр уйланылган, хәзерлекле чыгышлар карадык. Бу концертта хуҗалыкта  эшләгән  бер генә кеше дә игътибарсыз калмаган. Мәдәният хезмәткәрләре әллә шулар белән кайтмыйча басуларда, фермаларда эшләгән дип уйлыйсың. Мәдәният хезмәткәрләре сәхнәдәге экран аша безгә хезмәт чорының һәр мизгелен күрсәттеләр.  
Артистларыбызга килгәндә, алар чынлап та сокланырлык. Аларның һәр чыгышын алкышлап кулларыбыз арып бетте. Соңыннан хуҗалык рәисебез Илгиз Вилдан улы Хәйруллинның сәхнәдән әйткән рәхмәте генә ни тора. Без үзебезнең авылдашлар белән горурлануын, башкарылган эшләрнең нәтиҗәле булуын әйтеп, авылдашларга да, мәдәният хезмәткәрләренә дә рәхмәтен әйтте.
Мин дә һәркайсыгызга сәламәтлек, тыныч-бәхетле тормыш телим.

Асия Вәлиуллина,
40 ел сыер савучы, Түбән Бәрәскә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев