Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Их, бар иде бит...

Бу хатны укып карагыз әле, күпме җылылык.

Телевизордан “Гармун моңнары” дигән тапшыру бара. Күңелемдәге истәлекләрнең яңаруын үзем дә сизмичә, алар иркенә бирелгәнмен.

Авыр хезмәтләрдән соң, авыл халкының кыска гына вакыт булса да күңелле итеп Сабантуй бәйрәмен уздыру гадәте бар. Без, бала, яшүсмер вакытта, бу бәйрәм бик күңелле уза иде. Иртәгә бәйрәм башланасы көн үзенә күрә бер аерым тантана. Бар да әзерләнә. Аз булса да ялга тукталган ирләр инде тирә-күршеләре белән бер-берсенең “хәлен белешәләр”. Җылыда торган ачы бал куелган савытлардан тәмләп карауга йөри башлыйлар. Хатын-кызлар хәзинәдә бары белән – камыр белән әвәрә килә. Ә безне, балаларны, кичтән “чебиле аяклар”ны катык суы белән юып, солидол белән майлап-төреп йокларга салалар.

Кичтән авылны ниндидер аңлатып булмаслык гармун моңнары күмә. Ерактан кемнәрнеңдер сузып, моңланып җырлаган тавышлары ишетелә.

Мин кечкенә бала вакытымнан авылымның гармунчылары уйнаганны бер-берсеннән аера идем. Әнә йортлары су буендагы тугайдагы Хәйри Минһаҗы уйный. Агай Шамиле үзе уйнап, үзе җырлый. Биктимер Мөхәммәтгали абый малайлары Гаптелхәй, Әмир абыйлар чиратлашып гармун сузалар. Әнә русский гармунда Хәмсәнә Наил абый белән Равил абый кич чыгып киттеләр. Берсе уйный, берсе өздереп җырлый. Бигрәк матур яңгырый бу русский гармун тавышы. Әнә Хабул Рәфкате уйный, күршеләре Мидхәт абый белән Гаптелхак абый “Баламишкин”га җырлыйлар. Ә боларны инде беркем белән дә бутап булмый. Әтиләре сугышта үлеп калган бертуганнар Шамил белән Камил абыйлар, кайсысы уйнаганны аерып булмый, оста уйныйлар, матур итеп җырлыйлар да.

Иртәгесен “мәйдан” көн. Халык телендә аның шундый атамасы да бар иде. Кемнәрнең пешерергә хәленнән килә, шуларның балалары кулында кабартма, кесәдә - бер стакан көнбагыш. Сабан туе мәйданы “Утлам су” буенда, “Бай печәнлеге” дигән җирдә уздырыла. 1960 нчы еллардан соң авылның түбән ягына күчерелде. Мәйданда гармун тавышыннан барлык тирә-юнь бер сихри моңга төренгән кебек була иде. Минһаҗев Гайнетдин абый үзенең яраткан гармунын сыздыра гына. Әнә Бәрәскә кияве Гыйльметдин хәләл җефете белән мандолинада өздерә. Зарипов Салихларга Донбасстан кайткан Кәҗә Нигъмәтҗанының малае аккордеонда Латыйпов Газизне җырлата.

Бәрәзәнең Каеш Рәфкате Воркутадан кайткан, Шәкерт Фәйзрахманы Донбасстан якын туганнар “Шахта” көен сузалар.

Байчуга дигән авыл бар иде. “Оборона” колхозы иде ул. Бәрәскәгә куштылар. Марҗалар кунакка кайтканнар. Гыйматдинов Гайнетдин аларны “Барыня”га биетә. 1962 ел. Сабантуена кунакка Чирмешән районы “Кара чишмә” авылы егетләре мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның баянисты, “Саз” ансамбле җитәкчесе Рифкать Гомәров белән Илалов Вазыйх дигән егет Әхмәдуллин Сәйфулла абыйларга кунакка кайттылар. И чиратлашып уйнап та карадылар инде, күпме биегәндер кызлар. Ул чордагы Бәрәскәнең гармунчыларын санасаң бармаклар гына җитмәс.

Данлыклы Коби Гаязы, гармуннарны аяк бармаклары белән дә уйный алган Курмай, Галимулла, Шәрипов Шамил эшен дәвам итүчеләр хәзер аз инде. Бар иде заманында: Тимергалинекеләр, Бертуган Тургайныкылар, Чәпәнекеләр, Нәҗмиев Нәҗип, Вильдан, Сибгат Гарифулла, С. Даниял, Кәләмәш Габтелхәе, Һади Фоаты, Бүти Мәгъсүме, Гаптел Хәйдары, Әхми Хәйдары барысы да үзләренең гармуннары белән өздерә. Әнә биш елдан артык флотта хезмәт итеп кайткан Әхмәтҗанов Шәүкәт абый кечкенә гармунында күршесе Рәфкать абый Габдрахманов Равил абый белән озын көйгә сузалар. Шәкәнәч дигән авылдан Рәфкать туганы белән өздереп уйнап-җырлап мәйдан әйләнәләр. Өшкәтәнең Гыйззәтуллин Кәримулла абый бөтен шартын китереп уйнар иде. Әле ул чордагы яшүсмер гармунчылар да күп иде. Үзешчән сәнгатьтә актив булган Фазылҗанов Рәдиф, Ракипов Фоат үзләре бар аерым урын алып торалар. Югарыда саналган егетләр бу дөньядан бакыйлыкка күчтеләр. Бу юлларым аларга дога булып барып ирешсен.

Их бар иде бит Бәрәскә Сабантуенда моңлы гармун тавышына сихерләнеп торган чаклар...

Әдһәм Гайнуллин

Түбән Бәрәскә авылы

Фото Бәрәскә мәдәният йорты альбомыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X