Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үз күзләрем белән карап мендем аны

Рәйсә Зарипова, Кышлау авылы

Авылыбыз уртасында мәчет кешеләрне үзенә чакырып тора.
Һәр җомга саен азан тавышы ишетелә. Мәчетне узган ел гына хуҗалык җитәкчесе эчен эшләтеп, юыну, тәхарәт алу бүлмәләрен эшләтеп ярдәм иткән иде. Быел инде авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова су керттереп, канализацияләрен эшләтте. Тәрәзәләргә өр- яңа пәрдәләр эленде. Бу эшләр тәмамлангач “үз күзләрем белән карап меним әле”, – дип, мәчеткә юл алдым. Килеп керүгә исләрем китте. Монда ни кирәк – бар да бар икән. Мәчеткә үз өлешләрен керткән авылдашлар турында да белдем. Стенасының буеннан буена сузылган, мәчет рәсеме сүрәтләнгән коверны Казанда яшәүче безнең авылдаш кызыбыз – Шакирова – Нистякова Рәмзия бүләк иткән. “Ремонт эшләре тәмамлану белән хатын-кызлар юып- җыештырырга килделәр, – ди имам – хатыйб Вәдүт Закиров. Изге эшләре үзләренә әйләнеп кайтсын иде”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев