Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Моңнар яши авылымда

Авылның төзеклеге, матурлыгы беренче чиратта аның тырыш халкыннан тора.

Ләйлә Хәкимова, Күшәр-Казан                
Туган җирен яраткан, аны үстерергә һәм яшәртергә тырышкан фидакарь җанлы кешеләре булганда, авыл әле яшәячәк. Авыл йөзен кешеләр билгели, дип юкка гына әйтмиләр. Бу язмам авыл яшәсен өчен, ниндидер яңалык булдыру өчен янып йөрүче тырыш, уңган һәм эчкерсез кешеләр хакында.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды. Чара күңелемдә тирән эз, соклану хисләре калдырды. Туган авылымда җыр-моңга, биюгә, нәфис сүзгә һәвәс булучыларның күп булуына чын күңелдән куанып утырдым. Заманында җирлегебез үсешенә фидакарь хезмәтләре белән лаеклы өлеш керткән, бүгенге көндә дә авыл тормышында актив кайнап яшәүче авылдашларым эшли генә түгел, рәхәтләнеп сәхнәдә дә «ут уйната» беләләр икән.
Концерт югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Сәхнәдә берсеннән-берсе оста авылдашларымны һәвәскәрләр ге­­нә димәссең. Алар без яшь­ләргә тормышта һәм хезмәттә ге­нә түгел, сәхнәдә дә үрнәк булырлык. Берсен атап, икенчесен читтә калдырырлык тү­гел. Сокланучы да мин генә түгел, моны тамашачыларның алкышларыннан, кабат-кабат аларны сәхнәгә чакырула­рыннан ук аңларга була иде. Бу очракта: «Афәрин, булдырдыгыз!» – диясе генә кала. Моңга, иҗатка, халкыбызның мәдәниятенә гашыйк шундый талантларыбыз бар икән, рухи биеклек беркайчан да югалмас, килер буыннарга тапшырылыр.
Шундый сәнгатькә мө­киб­бән авылдашларым булганда мә­дә­ни тормыш гөрләп то­рачагы­на шик юк.
Күшәр мәдәният йортында эшләп килүче «Сердәшләр» ансамбле шушы көннәрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәр арасында уздырылган «Балкыш» фестивалендә дә катнашты. Өлкәннәребез уңышлы чыгыш ясадылар. Ансамбльнең әле шаулап чәчәк аткан чагы. Гомере озын, яулыйсы үрләре алда, югары булсын.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев