Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Татарстан- туган җирем!

Бәйрәмгә багышлап язылган якташыбыз иҗатын тәкъдим итәбез.

Яратам туган җиремне,
Урман, басу-кырларын.
Шәhәр, авыл арасында,
Сузылып яткан юлларын.

Татарстан- туган жирем,
Бэәхетем, туган телем!
Хезмәт сөеп, ижат итеп,
Гомерем үтте минем.

Синдә таптым бәхетемне,
Сөйгән ярны, дусларны,
Сокланып бар матурлыкка
Каршыладым таңнарны.

Иркен сулыш алып яши
Төрле милләт баласы.
Кунак булып килгәннәр дә
Тели бездә каласы.

Көн дә очсын бәхет кошы
Синең аяз күгеңдә.
Туган җирем, чәчәк атып,
Яшәрәсең бугендә.

Татарстан - туган җирем,
Язмышым,туган телем!
Бар дусларым җырлап- биеп,
Бэйрәм итсеннәр буген.

Ф. Гайсин, Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев