Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"Тәрәзә төпләрен ачлыктан кимерә идек" - Суслонгер фаҗигасе

Хатирәләр авыр, онытыла торган түгел.

Суслонгер турындагы язмагыз бөтен күңелне әйләндерде. Минем дә дәү  әтием Хисамов Абдулла Хисаметдин улы 1923 елда туган. Апас районы Урта Балтай авылыннан ,әлеге куркыныч урманда сугышчан юлын башлаган. ул.

    1942 нче елда аларны шунда илтеп куйганнар. Дәү әтием: "Суслонгер ул япь-яшь, сөлек кебек егетләрне харап итүче мясорубка иде"-  дия иде.

"Зур агачларны икешәрләп күтәртеп урманның бер башыннан икенче башына куып йөрттеләр. Чокыр казытып, шунда безне тезеп куеп атып уйнадылар, ачлыктан тилмерттеләр. Зур гәүдәле ирләр биология кабинетындагы скелет кебек кенә калды. Чүплектә ятучы бәрәңге кабыгын алган өчен минем иң якын дустымны да аттылар. Без торган баракта тәрәзә төпләре юк иде, чөнки аны ачлыктан кимерә идек. Бер юлы тикшерү килеп безгә ике көнлек сухой поек бирделәр. Тезеп куеп сугышка алып киттеләр. Паекны ашап бик күпләр авырды, эчебез китте. Стройда барганда ук егылып үләләр иде".

Дәү әти тагын бик күп хатирәләр сөйли иде. Без бит нәни, бик күпләре истә дә калмаган. 

... Диверсия булды. Шырпы кабы кадәр генә икмәк бирәләр иде. Тәмәке тартучылар шул икмәкне папируска алыштыралар иде. Мин тартмадым, бик яхшы булды...- дип сөйли иде.

   Дәү әтинең бик хәле авырайган. Карт дәү әнинең ул бердәнбер улы булган. Ире дәү әтиемә 9 ай вакытта ук үлеп киткән. Бер үзе тәрбияләп, таяныч булыр дип үстергән улын сугышка озату бик авыр булган аңа. Сугыш хәбәрләре авылга да килеп җитә торган булган. Суслонгерда газаплаулар, ачлык, үлем хәбәрләре дә килеп ирешкән. Карт дәү әни газиз улына дип үзе ашамый җыйган икмәкләрдән киптергән бер төргәк сухарины авылдан сугышка киткән күрше егетенә биреп җибәрә. Зинһар тапшыр дип үтенә. Һәм чыннан да күрше егете дә шушы Суслонгерга эләгә. Дәү әти бер уч сухарины алгач бик кадерләп кенә тота. Бер нәни генә телемне тел астына гына салып суырып йөри. "Агач каерылары, үләннәр дә безгә исән калырга булышты,- дия иде ул. -Зур гәүдәле егетләр ачлыкка бик тиз бирештеләр. Безнең гәүдә кечерәк булу да ярдәм итте. Әнинең догалары да булвшкандыр инде дип искә ала иде".

 1943 нче елда дәү әти Ленинград өчен сугышта каты яралана. Аның снайпер пулясы колак яннан кереп йөрәккә 1 мм гына тими кала. Колагы аның ишетми, кулбашы йөрми торган булып кала. Сугыш кырыннан яшь табибә сөйрәп чыга аны. "Мин берни хәтерләмим. Госпитальдә бер бик тәҗрибәле, олы врач мине дөрес итеп операция ясап үлемнән алып калган",  дия иде.

Исән вакытта ул аларга гел дога кыла иде. 

Ландыш Гафурова, Казан. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев