Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Мәдинә белән Аяз җиңүчеләр

11-15 август аралыгында «Идел» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм – Золотое перо» XXV республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узды.

Әлеге фестивальдә безнең район укучылары да актив катнашты. Катнаштылар гынамы соң, хәтта җиңүчеләр дә була алдылар.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йөрүче балалар – Зөһрә Низамиева, Мәдинә Хәкимова, Гөлсем Латыйпова, Аяз Гә­рәев, Илназ Мөхәммәтшин, Ка­милә Халикова фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Илназ Мөхәммәтшин “Иң яхшы телеоператор” махсус номинация­сендә җи­ңү­че булды. Ә Мәдинә Хәкимова “Фотожурналистика” юнәлешендә 3 урын алды. Афәрин!
 Яшь журналистларны ачык­лау, аларга ярдәм итү һәм бү­ләкләү, мәгълүмати кырны үстерү процессына иң талантлы яшьләрне җәлеп итү, ике дәүләт телендә эшләүче яшь журналистларны туп­лау – менә инде 25 ел рәттән «Алтын каләм» фестиваленең төп бурычлары булып тора.
Беренче фестиваль 1996 елда Татарстан Рес­публикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге инициативасы белән узды һәм бүгенге көндә дә үз эшен уңышлы дәвам итә.
«Алтын каләм» мәктәбе укучылары – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең массакүләм мәгълүмат ча­раларының уңышлы хез­мәт­кәрләре.
Фестиваль һәр елдагыча кызыклы, мавыктыргыч үтте. Быел да биредә катнашучылар өчен бик күп файдалы очрашулар үткәрелде, мәгълүматлар бирелде. “Алтын каләм”дә катнашучылар үзләре дә  бик актив булып, шушы берничә көн эчендә газета да чыгардылар, сюжетлар да ясадылар, фотога да төшерергә өйрәнделәр. Гомумән, биредә биш көн дәвамында юнәлеш кураторлары һәм остазлары җитәкчелегендә 120 яшь журналист эшләде.Быел “Алтын каләм” фестиваленнән балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать калдылар. “Балаларга бик ошады. Икенче төрле мөһит, бик күңелле һәм мавыктыргыч булды, диләр балалар”, – диделәр әти-әниләр дә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев