Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Булмас димә

11 яшьлек малай агач астында калып үлгән

Мондый үкенечле хәлләр безнең районда да булды инде.

Удмуртиядә 11 яшьлек малайны урманда агач басып үтергән. Үсмер бала әтисе һәм бабасы белән урманга корыган агачлар җыярга барган булган.
Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

11 яшьлек малай әтисе һәм бабасы белән бергә урманга бара. Алар корыган агачларны җыялар. шул вакытта бала өстенә агач ава һәм малай хастаханәдә вафат була.

Якынча версия буенча, 2 августта бу гаилә урманда агач кисә. Иртәнге уннар тирәсендә әти кеше бүрәнәләрне мотоцикл прицебына төяп, ачык урынга алып чыгып китә. 

Тикшерү фикеренчә, 68 яшьлек бабай оныгының кайда булуын тикшермичә генә агач кисә башлый. Ул бензин пычкысы белән агачны кисеп аудара һәм бүрәнә баланы басып имгәтә, диелә бу хәбәрдә. Чыганак:http://https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев