Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Булмас димә

Җитәкчеләрнең дә зары бар

Халыкның зарлануына ияләнгән иде без, җәмгыять ара-тирә шундый итеп китереп кыса халыкны...

Быелгы кыш карга саран, тик шулай да табигать нәүмиз итмәде, декабрь аенда да, гыйнвар аенда да кар яугалады. Урамнарны чистартырга коммуналь хуҗалыкның 3 тракторы чыкты. 

2 Беларус тракторы йөрде. "Аларның берсенең артында ком сибә торган җайланма,икенчесендә- себерке, алларында- бульдозер җайланмасы. Өченчесе -  кечкенә трактор тротуарларны чистартып торды", - ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

- Тракторчылар да зарлана. Чистартып китәбез урамны, бар шундый хуҗалыклар, капка төбен көриләр дә карны юлга чыгаралар, я су чыгарып түгәләр. Бу чынлап та шулай, үземнең дә күргәнем бар. Эшләүчеләрне дә, җитәкчеләрне дә хөрмәт итәргә өйрәник. Без дә авыл халкы өчен яхшы булсын, дип тырышабыз, - ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев