Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Булмас димә

Кабер казу буенча ... конкурс

Русиянең Омск шәһәрендә каберләрне тиз казу буенча конкурс узачак.

Тәүдә ярышлар Владивостокта ритуаль агентлыклар форумы кысаларында узарга тиеш булган. Конкурс август аена планлаштырылган һәм Артем шәһәрендә узарга тиеш. Конкурс сайтында, агентлык мәгълүматлары буенча, катнашу шартлары тасвирланган: чокырның үлчәмнәре күрсәтелгән һәм табутныү аның эченә беренче тапкырдан ук сыярга тиешлеге әйтелгән. Соңрак бу хакта мәгълүмат ресурслардан юкка чыкты.

Ритуаль күргәзмә оештыру комитеты вәкиле Приморьеда катафалкта «дрифт» узачагын хәбәр итте. Транспорт чараларының техник мөмкинлекләрен профессиональ пилот күрсәтәчәк.

Каберләрне тиз казу буенча конкурс Омскида киләсе ритуаль күргәзмә вакытында узачак. Аның кайчан булачагы аныкланмый.

Фото: intex-press.by

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев